Әниләр көне белән котлау.

2025 елның 28 ноябре, җомга
  Якты һәм күңелне нечкәртерлек бәйрәм - Әниләр көне алдыннан без кадерле хезмәттәшебез һәм гүзәл әни булган, социаль хезмәткәребез Валентина Владимировнаны  котладык! Аның ана йөрәге хәзер наз белән генә түгел, тирән борчу белән дә тулы, чөнки  улы, чын герой кебек, Ватаныбызны саклауда тора, үзенең хәрби бурычын үти. Без аңа чын күңелдән нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс рухи көч һәм сабырлык теләдек. Һәр көн  аңа яхшы хәбәрләр китерсен, ә иң мөһиме –исән-сау булып улының тизрәк,  тыныч күк йөзе астына кайтуы! Әни булу-ул инде батырлык, ә Ватанны саклаучының әнисе булу-икеләтә җаваплылык һәм ышанмаслык рух көче. Без  Валентина Владимировнаның үзе  һәм улы белән чиксез горурланабыз! Без сезнең белән һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер! Ана догасы баласын саклап йөртсен! Якынлашып килүче Әниләр көне белән, кадерле әниләр! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, җылылык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, ә балалар уңышлары белән сөендерсен, өйгә һәрвакыт исән-сау кайтсыннар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International