Әниләр көненә багышланган чара.

2025 елның 28 ноябре, җомга
  Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре тәрбияләнүчеләр өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырды. Учреждение җитәкчелеге тарафыннан тәрбияләнүче-хатын-кызлар өчен  бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Мәдәни чаралар оештыручы Тихонова Ирина һәм тәрбияче Гайнуллина Раиса ярдәмендә бәйрәм күңелле уеннар, табышмаклар, җырлар һәм конкурслар белән үрелеп барды. Тәрбияләнүчеләр әни булулары һәм аналары турындагы кадерле хатирәләре белән уртаклашты. ☕Чара бәйрәм чәе белән тәмамланды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International