Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен билгеләү турында.

2025 елның 2 декабре, сишәмбе
  Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 10.11.2025 №26-О боерыгы белән Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп  В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Чернышева Анастасия Сергеевна билгеләнде . Җәмәгать ярдәмчеләре турындагы Нигезләмә нигезендә муниципаль берәмлектә җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычлары булып муниципаль берәмлектә бала хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү торышына җәмәгать контроле, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә (алга таба – вәкаләтле вәкил) әлеге мәсьәләләрдәге эшләрнең торышы турында вакытында мәгълүмат бирү, шулай ук Татарстан Республикасы халкына хокукый аңлату тора. Җәмәгать ярдәмчеләренә түбәндәге вәкаләтләр бирелә:: -карарлары вәкаләтле вәкилнең шәхсән катнашуын таләп итә торган язма мөрәҗәгатьләр һәм материаллар кабул итәргә һәм вәкаләтле вәкилгә җибәрергә; -вәкаләтле вәкил йөкләмәсе буенча бала хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары буенча тикшерүләрдә мөстәкыйль рәвештә яисә хокук яклау, иҗтимагый оешмалар составында, шулай ук компетентлы органнар һәм вазыйфаи затлар белән берлектә катнашырга; -вәкаләтле вәкилгә Татарстан Республикасында бала хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү механизмын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә; -балигъ булмаганнарның хокукын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары турында белешмәләр булган массакүләм мәгълүмат чаралары публикацияләрен анализларга һәм бу хакта вәкаләтле вәкилгә хәбәр итәргә; -бала хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу мәсьәләләре буенча балаларга һәм өлкәннәргә хокукый аңлату буенча эш алып барырга; -бала хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча фәнни-гамәли конференция, киңәшмә, семинар, конференцияләр оештыруда һәм уздыруда катнашырга; -вәкаләтле вәкилнең башка йөкләмәләрен үтәргә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International