2 декабрьдә Аксубай үзәк район хастаханәсенең балалар бүлеге "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре кулыннан балалар өчен "Батырлык тартмасы" алды. Әлеге акция медицина оешмаларында стационар дәваланучы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Педиатрия бүлеге мөдире Егорова Ю.А.: "Әлеге акцияне гамәлгә ашыру кысаларында безнең бүлектә балалар буяу, канцелярия товарлары, китаплар, уенчыклар, төрле иҗади җыелмалар алдылар.Аларга җиткергән шатлыклары өчен зур рәхмәт!" Әлеге акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт!