«Иң яхшы мәктәп китапханәсе-2025» конкурсы.

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, гомуми белем бирү учреждениеләре мәктәп китапханәләренең укыту һәм тәрбияләү, эш тәҗрибәсен популярлаштыру һәм тарату процессына нәтиҗәле йогынты ясый торган заманча таләпләргә туры килә торган республиканың иң яхшы мәктәп китапханәләрен ачыклау максатларында 15 сентябрьдән 28 ноябрьгә кадәр республикада «Иң яхшы мәктәп китапханәсе-2025»конкурсы узды. Безнең районда муниципаль этапта МББУ «Чуваш Енорускино төп гомуми белем бирү мәктәбе» китапханәчесе Краснова Зинаида Георгиевна җиңү яулады. Аның портфолиосы конкурсның республика этабында катнашу өчен мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелгән иде. Республиканың алты авыл китапханәчесе арасында Зинаида Георгиевна финалга чыкты, анда жюриның турыдан – туры мәктәп китапханәләренә баруы күздә тотыла. 27 ноябрь көнне Чуваш-Енорускино төп гомуми белем бирү мәктәбенә китапханә эшен бәяләү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укыту-методик ярдәм күрсәтү секторының әйдәп баручы киңәшчесе Гайфуллина Ләйсән Атласовна җитәкчелегендә өч кешедән торган делегация килде. Мәктәп хезмәткәрләре балалар белән берлектә өч телдә зур булмаган концерт әзерләде, аннары комиссия китапханәнең документациясен һәм китап фондының торышын өйрәнде. Жюри мәктәп китапханәсенең һәм гомумән мәктәп коллективының эшен югары бәяләде. Конкурста һәм номинацияләрдә җиңүчеләр 5 декабрьдән соң игълан ителәчәк. Зинаида Георгиевнага уңышлар телик!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International