Очрашуда гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучыларның ата-аналары, Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары, Казан аграр университеты вәкилләре, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.
Чараның төп максаты-укучыларны әйдәп баручы аграр югары уку йортларында белем алу мөмкинлекләре белән таныштыру, авыл хуҗалыгы тармагында һөнәри үсеш перспективаларын күрсәтү һәм яшьләрдә аграр һөнәрләргә тотрыклы кызыксыну уяту.
Очрашу барышында катнашучылар авыл хуҗалыгындагы эш үзенчәлекләре, яшь белгечләргә ярдәм итүнең заманча механизмнары турында мәгълүмат алдылар, шулай ук карьера үсешенең һәм бу өлкәдә үз-үзләрен уңышлы тормышка ашыруның реаль мисалларын ишеттеләр. Болар барысы да, һичшиксез, балаларга аңлы рәвештә тормыш юлын сайларга һәм булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итәчәк.