Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне Россиядә волонтер көне белән котлыйм!

2025 елның 5 декабре, җомга
  Нәкъ менә сез беренчеләрдән булып безнең махсус хәрби операция зонасында булган яклаучыларыбызга ярдәм итә башладыгыз. Сез-ирекле активистлар даими рәвештә гуманитар йөкләр җыясыз һәм җибәрәсез, маскировка челтәрләре һәм кием-салым тегәсез, окоп шәмнәре һәм сугышчылар өчен кирәкле башка әйберләр ясыйсыз, йөкләрне якташларга илтәсез, МХО катнашучыларының гаиләләре белән эшлисез. Актив тормыш позициясе, шәфкатьлелек һәм энтузиазм өчен рәхмәт сезгә! Сез җаныгызны җәмгыятькә риясыз хезмәт итүгә саласыз, ватандашларыгызның иминлеге турында кайгыртасыз! Сезнең үрнәгегез күбрәк кешеләрне игелекле эшләргә рухландырсын! Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International