2025 елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты җиңүчесе.

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе
  Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәев улы Хәдиуллин катнашында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс билингваль белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм Татарстанның дәүләт телләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Татарстан Республикасының 30 балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка сертификат алды.  Алар арасында Аксубай муниципаль районы «Ләйсән» балалар бакчасы» җитәкчесе Гаврилова Алевтина Николаевна да бар. “Ләйсән” балалар бакчасы” коллективын җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International