Ашыгыч кисәтү.

2025 елның 9 декабре, сишәмбе
  Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 ел 10 декабрь 06.00 сәгатьтән  18.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 10 декабрьдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә 15-17 м/с тизлектәге көчле көньяк җиле һәм буран көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыкмаска киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда чакта чыкса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Көчле буран вакытында нишләргә Бары тик бик кирәк очракларда гына бинадан чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан ерак китмәгез. Юлда туктасагыз, өзек-өзек кычкыртып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм  газ белән агулануны булдырмау өчен тәрәзәне ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Әгәр көчегез бетсә, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигый бәла-казалар вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт биналарыннан урлаулар саны кискен арта. Әгәр дә көчле кар басулар шартларында сез бина эчендә бикләнгән булсагыз, тыныч кына, паникага бирелмичә, кар басулар астыннан мөстәкыйль рәвештә (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яисә торак пункт администрациясенә кар басуларның характеры һәм аларны мөстәкыйль сүтү мөмкинлеге турында хәбәр итегез. Әгәр кар көртен мөстәкыйль рәвештә җиңеп булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляция приемнигын (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез. Машина йөртүчеләргә Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга баруны планлаштыручыларга үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап, якындагы - ике тәүлеккә һава торышы фаразын төгәлләштерегез. Елның салкын вакытына күчкәндә автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигательнең һәм аккумуляторның эшен тикшерегез, ягулык запасы туплагыз, яхшы антифриз өстәгез. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмаска кирәк, чөнки сыйфатсыз ягулык усал шаярту ясарга мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз. Юлга чыгар алдыннан насос, буксирлау тросы, баллон ачкычы һәм домкрат барлыгын тикшерегез. Багажникка  «кабызу»өчен чыбыклар комплектын да салырга кирәк. Мөмкинлегегез булса компакт литий батареясы нигезендә зарядлау җайланмасы алырга кирәк. Авария комплекты   Авария комплектында түбәндәгеләр булырга тиеш: кәрәзле телефонга зарядкалау җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, алгы пыяладан кар һәм бозны чистарту өчен щетка, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ашау-эчү, балта һәм җыелма пычкы. «коры ягулык» төргәге, зажигалка, мини-мич һәм котелок.       Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга юлның төгәлләштерелгән маршрутын һәм әйләнеп кайту вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк-бу коткару бүлекчәләренең реакция вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә, үзеңнең һәм якыннарыңның телефон номерын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү чараларын күрергә. Трассада ватылу булса Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм газ исе белән агулануны булдырмау өчен тәрәзәне ачарга кирәк. Машинаны озак тукталышта яки төн кунганда,  төтен  салонның ачык тәрәзәләренә эләкмәсен өчен җилгә каршы куярга . КуркынычсызлыК өчен шулай ук җил юнәлешен вакыт-вакыт тикшерергә кирәк. Шулай ук төтен торбасының боз белән капланмавын һәм аны кар капламавын күзәтү мөһим. Әгәр автомобиль ватылган икән, паникага бирелмәгез, ашыгыч оператив хезмәтләрнең бердәм номерын «101» җыйыгыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урын координаталарын тапшырыгыз. Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез. Утын җыярга тырышыгыз, алар булмаса, янучан материаллар яндырырга була. Түбән температураларда.   Туңу һәм өшүдән саклану өчен урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының озак вакыт урамда булуыннан тыелырга һәм ерак сәфәрләрдән баш тартырга кирәк. Мөмкин булса, табигатьтә озак йөрмәскә. Туңу куркынычының төп факторлары: тыгыз , дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм артык ару. Салкыннан саклану өчен күп кат киенегез – һава катламнары җылыны тотып тора, җылы  йон оекбашлар киегез – алар аякларыгызны коры калдырып дым сеңдерә , салкынга җылы бияләй, баш киеме һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк. «Бабай ысулы» бик яхшы ярдәм итә – аяк табаннарын коры газета белән ике-өч катлам төрү. Суыкта ашыкмыйча, тирән итмичә борын белән суларга кирәк. Борын куышлыгы , һава бронхларга һәм үпкәләргә җиткәнче,   җылынырга өлгерерлек итеп төзелгән. Салкында басып тормаска, ә даими рәвештә әкрен генә хәрәкәт итәргә тырышыгыз, бигрәк тә тукталышта җәмәгать транспортын көткәндә. Җәяү йөргәндә тиз адым яки йөгерү кулланыгыз,  подъездларда, җәмәгать туклануы урыннарында вакыт-вакыт җылынырга һ. б. Көчле салкыннарда юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында кинәт төзексезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак арага йөрүче машина йөртүчеләргә шулай ук үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы булдырырга кирәк. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International