Бүген Иске Кармәт авылында туып-үскән атаклы шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Хәсән Туфанның тууына 125 ел тула.

2025 елның 9 декабре, сишәмбе
  Туган авылы якташы истәлеген хөрмәтләп саклый.Иске Кармәттә Хәсән Туфан музей-йорты эшли, анда аның шәхси әйберләре һәм кулъязмалары сакланган. Ел саен районда «Туфан укулары» үткәрелә, анда аның яраткан Кармәтенә һәм Аксубай җиренә багышлап язылган шигырьләре  яңгырый. Быелгы юбилей елы Аксубай районында Хәсән Туфан елы дип игълан ителде. Бу ел кысаларында районда шагыйрь истәлегенә багышланган күпсанлы чаралар, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, уку, төрле делегацияләрнең Хәсән Туфан музее йортына баруы, рәссамнар пленэры, шигърият кичәсе оештырыды. Район халкы өчен ул бөек шагыйрь генә түгел, ә аларның төбәген бөтен дөньяга таныткан якын кеше булып кала.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International