Район мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды.

2025 елның 9 декабре, сишәмбе
 

«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, демобилизацияләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар, район волонтерлары, шулай ук уллары Ватанны алгы сызыкта саклаучы геройларның әниләре кичәнең мәртәбәле кунаклары булды.

Бу көнне тамаша залында буш урын калмады. Кичә тантаналы рәвештә районның ветераннар оешмаларының байракларын хәрби марш авазларына кертүдән башланды. Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте. Ул залда катнашучыларны хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан МХО катнашучылары белән таныштырды. Зал аягүрә басып аларга кул чапты. Район җитәкчесе шулай ук волонтерларның, авыл халкының, якташларына ярдәм итүче оешма-предприятиеләрнең эшен дә билгеләп үтте. Ул сугышчы аналарга Ватанны саклаучы улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. Тантанада катнашучыларны Ватан Геройлары көне белән Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы Илдар Яушев та котлады.

Сугыш маршы белән байраклы төркемнәр гаскәрләре төрләре әләмнәрен алып чыктылар, шуннан соң тамашачылар өчен концерт булды. Экранда Ватанны саклаучылар елы кысаларында узган патриотик чаралар күрсәтелде. Бөек Ватан сугышы геройлары белән янәшә Ватанны саклаучыларның образлары җанланган кадрлар тамашачыларны күз яшьләренә кадәр дулкынландырды. Казаннан «Околица» казак җыры ансамбле җирле артистлар белән бергә тамашачыларга якты хисләр бүләк итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International