Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне.

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе
  Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 11 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (Татарстан) территориаль бүлегендә Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында түбәндәге адрес буенча барлык теләүчеләргә консультацияләр бирәчәкләр: Нурлат ш., Мәктәп урамы,10,2-08-83, 2-05-38, Әлки районында-884346-2-10-89, Аксубай районында- 884344-2-74-55 Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү. Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы! Без сезне бердәм «Ачык ишекләр " көнендә консультациядә көтәбез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International