Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе
  Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне-ел саен 9 декабрьдә оештырыла торган чаралар ярдәмендә бөтен дөнья кешеләренең коррупциянең куркынычлары турында хәбәрдарлыгын арттыру , иҗтимагый һәм шәхси тормышта намуслылыкны, үтә күренмәлелекне һәм хисаплылыкны ныгытуга ярдәм итү мөмкинлеге ул. Бүген тәрбияче Рәисә Гайнуллина тәрбияләнүчеләр белән "Өлкән буын өчен хокукый ликбез"тематик сәгате үткәрде. 🔸Чарада катнашучылар гади сүзләр белән көнкүрештә коррупциянең нәрсә булуын, аның ничек чагылуын аңлаттылар. Шулай ук телефон мошенникларының кармагына ничек эләкмәскә, ялган корбаны булмас өчен документларны ничек дөрес рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International