"Россия геройлары" тарихи квиз

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
  Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар кысаларында тәрбияче Рәисә Гайнуллина "Россия геройлары"тарихи квиз үткәрде. 🎗 ️Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Борынгы Русь чорыннан килгән геройларның, 1812 елгы Ватан сугышының легендар гаскәр башлыкларының, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларының, Әфган һәм Чечен сугышында катнашучыларның исемнәрен белделәр. Әңгәмә барышында бүгенге Россия Геройлары, кайчак үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләр турында да сүз барды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International