"Нежность" яшь чемпионнары  ГТО нормаларын яулый

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
  Бүген чын спорт бәйрәме узды! Балалар «Юность» спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»(ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын бик теләп тапшырдылар. ВФСК ГТО операторлары Владимирова Надежда һәм Низаева Земфира тәрбияләнүчеләребезнең көченә генә түгел, искиткеч җитезлегенә дә гаҗәпләнделәр. Балалар үзләренең спорттагы уңышларын күрсәтеп, биремнәрне тулысынча үтәде! Дәреснең балаларга ошавы бик сөендерде. Аларның күбесе шулкадәр илһамланды , хәтта «Юность»спорт залына даими йөри башларга теләк белдерде! Спорт мавыгуга әйләнә икән-бу бик шәп! Без «Юность» спорт комплексы хезмәткәрләренә  сәламәт яшәү рәвеше көнен оештырганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең кунакчыллыгыгыз, яхшы күңеллелегегез һәм балалар үзенчәлекләренә аерым игътибар белән сайлап алынган уеннарыгыз өчен рәхмәт. "Уңыш ситуациясен" булдыру-нәкъ менә һәркемгә үзен көчле һәм ышанычлы итеп тоярга ярдәм итә торган әйбер ул! Безнең яшь спортчыларыбыз күңел күтәренкелеге, бик күп уңай хисләр һәм, әлбәттә инде, яңа спорт казанышлары алдылар!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International