Иске Илдерәк мәктәбендә укучылар коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Крайнова Эльмира Җәүдәт кызы һәм тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль кураторы Хәйруллина Наталья Геннадьевна белән очрашты.
Крайнова Э.З. 8 – 9 класс укучылары белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган "Своя игра" исемле кызыклы һәм танып белү чарасы үткәрде. Чараның максаты: югары сыйныф укучыларының коррупция һәм хокук темасына белем һәм күзаллау дәрәҗәсен тикшерү, коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру.
Уен 2 раундтан торды. Ике команда терминнарны белүдә ярышты, әдәби герой-коррупционерларны таныды, сүзләрдән мәкальләр төзеде һәм коррупция барлыкка килү тарихы турында фактлар белде.
Уен ахырында укучылар коррупция – көрәшергә кирәк булган җинаять дигән нәтиҗә ясадылар. Коррупциягә каршы тору-ул тулаем җәмгыять эше һәм безнең һәрберебезнең эше. Коррупциягә каршы символикалы призлар һәм белешмәләр таратылды.