Аксубай районы мәктәпләренә Рособрнадзор сыйфат билгеләре бирелде.

2025 елның 12 декабре, җомга
  2025 елда мәгариф оешмаларында уздырылган Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) илнең иң яхшы мәктәпләренә сыйфат билгеләре бирде. Аксубай районында «Югары бәяләү культурасы» аерымлык билгесе белән «Савгачево урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ һәм «2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе»МБМУ бүләкләнде. Мәктәп мактау билгеләрен үзенең рәсми сайтында урнаштыра ала, бу аларның югары статусын һәм эш сыйфатын раслый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Аксубай районында 2025 елда белем бирү сыйфатын бәяләү чараларын анализлау йомгаклары буенча ВПР объектив булмаган нәтиҗәләр билгеләре булган мәктәпләр ачыкланмаган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International