"Озак һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында "Аксубай үзәк район хастаханәсе" ДАССОда цифрлы рентген аппараты урнаштырылды.

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе
  «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССОга флюорографик тикшеренүләр уздыру өчен яңа цифрлы рентген аппараты китерелде. Әлеге сатып алу сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча федераль проект кысаларында гамәлгә ашырылды. Яңа аппаратны урнаштырыр алдыннан бинага капиталь ремонт ясалды, ул стеналарны яңарту, түшәмне һәм идәнне алыштыруны үз эченә ала. Аксубай районында яшәүче 15 меңнән артык кеше ел саен флюорография үтәргә тиеш. Әлеге тикшеренү туберкулезны иртә ачыклау максатыннан үткәрелә. Флюорография кабинеты хезмәткәрләре яңа аппаратта эшләргә өйрәтү узган инде, якын арада ул файдалануга тапшырылачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International