Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы җиңүчесе.

2025 елның 16 декабре, сишәмбе
  КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында Лев Толстой исемендәге IX Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды. Конференция-конкурс ел саен сәләтле укучыларга ярдәм итү, гомуми коммуникатив һәм тикшеренү компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырыла. 12 юнәлеш буенча Конференция-бәйгенең секция утырышларында гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучыларының, һөнәри белем бирү оешмаларының студентларының йомгак (очный) турга узган 400 гә якын иң яхшы эшләре катнашты. Казандагы йомгаклау  туры нәтиҗәләре буенча "Академик Н.Т.Савруков ис. Сөнчәле урта мәктәбе" МБМУ 11 сыйныф укучысы Мартынова Эвелина I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Остаз - инглиз теле укытучысы Матюкова Н.Н. Бу конкурста Эвелина һәм аның остазының икенче җиңүе. Җиңүчене һәм остазны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International