Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Коррупциягә – юк дип әйт! " дигән темага әңгәмә һәм викторина уздырдылар.

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
  Коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру максатында Кәкре Күл урта мәктәбе укучылары белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе коррупция темасын күтәрде. Балаларга аңлаешлы  формада коррупциянең нәрсә икәнен, ни өчен бу күренеш белән көрәшергә кирәклеген, коррупциягә бәйле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, балалар белән коррупциягә каршы ситуацияләрнең мисалларын тикшерделәр. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча гадел һәм намуслы булырга кирәк дигән фикергә килделәр. Югары сыйныф укучылары белән " Коррупциягә –юк дип әйт темасына викторина үткәрелде. Балалар үзләренең биремнәрен бик җиңел үтәделәр.  Викторина нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы юнәлештәге призлар һәм белешмәләр алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International