Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең еллык съезды уза.

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
  Район делегациясен район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкләде. Пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре смотр-конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чара кысаларында Кәкре Күл  һәм Иске Үзи авыл җирлекләре башлыкларына Lada Niva Travel маркалы яңа хезмәт автомобильләре бирелде. "Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International