Кыш көне җәяүле балалар өчен юл йөрү кагыйдәләренең үзенчәлекләре.

2025 елның 19 декабре, җомга
  «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Имин балачак»дәресләре уза. Балаларга «Кыш көне юл хәрәкәте үзенчәлекләре» дигән видеоролик күрсәтеп кышкы каникулларда куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрелде: катлаулы һава шартларында юлны кичү, кышкы юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, уеннар өчен куркынычсыз урыннар һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану. Соңыннан балалар викторинада катнашып  белемнәрен ныгытты һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында яңа мәгълүматлар алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International