Илебезнең яңа мессенджеры Max Татарстан Республикасы территориясендә үз аудиториясен ышанычлы рәвештә киңәйтә.

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе
  MAX-аралашу һәм көндәлек бурычларны хәл итү өчен кирәкле барлык коралларны берләштерә торган универсаль эшләнмә. Мессенджер Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча чит ил платформаларына куркынычсыз альтернатива буларак булдырылган. MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны дистанцион рәвештә, дәүләт учреждениеләренә кермичә генә алырга мөмкин. Республикада яшәүчеләр биредә счетчик күрсәткечләрен бирә, ТКХ һәм салымнарны түли, табибка языла һәм башка мөмкинлекләрдән файдалана ала. Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International