Аксубай районыннан 44 нче гуманитар конвой үз юлын уңышлы төгәлләде һәм барлык кирәкле әйберләрне алып барып җиткерде.

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе
  Сугышчылар үтенече буенча «Нива» автомобиле, дизель-генераторлар, махсус җиһазлар, төзелеш материаллары, азык — төлек продуктлары, Яңа ел бүләкләре, посылкалар һәм безнең яклаучыларга  үзләренең хәрби бурычларын ышанычлы үти алсын өчен кирәк булган  башка бик күп нәрсәләр илтеп тапшырылды. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык. Безнең делегация Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, Донецк Халык Республикасында һәм Луганск Халык Республикасында булды. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ринат Наил улы Садыйков белән очраштылар, Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутатларыннан бүләкләр , шулай ук Аксубай районында яшәүчеләрдән гуманитар ярдәм тапшырылды. Алгы сызыкта безнең хәрбиләр белән шәхсән аралашу, аларга йөкне генә түгел, Яңа ел алдыннан иң җылы теләкләрне дә җиткерү аеруча мөһим иде. Җиңү безнең кулда булачак!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International