Каен утырту.

2025 елның 23 декабре, сишәмбе
  Аксубай урманчылыгында кыш бик киеренке, ләкин кызыклы вакыт. Бу чорда мәшәкатьләр Яңа ел чыршыларын әзерләү, аларны саклау, шулай ук сату өчен урман кисү һ. б. белән бәйле.        Бу көннәрдә иң мөһим кичектергесез эшләрнең берсе – чәчү.  Әйе, нәкъ менә каен орлыкларын чәчү. Моментның уникальлеге шунда ки, орлыклар кышкы кырыс шартларда җиргә - кар буразналарына салына.       Чәчүгә керешкәнче, урманчылар каен орлыкларын, көл һәм агач пычкылары билгеле бер пропорциядә кушалар. Кишәрлек урманчылыгы питомнигында әлеге масса кар өстенә юка катлам булып ятарга, аннары, яз җиткәч, шытып чыгарга тиеш.      Бу-каенлыкның башы. Еллар узгач, ап-ак кәүсәләр табигый матурлыкны яратучыларның күзләрен сөендерәчәк. Ә бүген кабык эченә яшерелгән вак-төяк валчыклар уч төбендә сизелер-сизелмәс кенә күренә. Табигать могҗизасы-кечкенә орлыклар ун метр биеклектәге агачларга әверелә.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International