Яңа ел алдыннан «Татмедиа» АҖ филиалларына автомобильләр тапшырылды!

2025 елның 23 декабре, сишәмбе
  Казанда тантаналы шартларда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында, «Татмедиа»АҖ филиаллары хезмәткәрләренә хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасы узды. Филиалларга 49 автомобиль ачкычы тапшырылды. Яңа «Лада Веста» машинасын безнең «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сельская Новь»газетасы редакциясе дә алды. Республика Рәисе чын күңелдән филиаллар җитәкчеләрен котлады һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү уңаеннан яхшы нәтиҗәле эш, һәр кешегә сыйфатлы һәм файдалы мәгълүмат җиткерү теләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International