«Юл хәрәкәте әлифбасы»сюжетлы-рольле уены.

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе
   «Мечта » балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында «Юл хәрәкәте әлифбасы»исемле мавыктыргыч сюжетлы-рольле уен узды. Чара барышында балалар зур кызыксыну һәм дәрт белән җәяүлеләр, машина йөртүчеләр һәм ЮХИДИ инспекторларына әверелделәр. Укытуның мондый уен формасы аларга күңелле итеп вакыт уздырырга гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерергә дә ярдәм итте. Шуның нәтиҗәсендә балалар юлда куркынычсызлыкның никадәр мөһим булуын тирәнрәк аңлый алдылар һәм көндәлек тормышта һичшиксез  кирәк булачак алган белемнәрен ныгыта алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International