«Россиянең ел укытучысы " Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы.

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе
  2025 елның 23 - 24 декабре 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында 2025-2026 уку елы Татарстан Республикасында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы – мәгариф тармагы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күрсәтә торган ел саен үткәрелә торган конкурс . Ул катнашучыларның педагогик профессионализмда, үз осталыгының серләрен ача белүдә, үз тәҗрибәләренең уникальлеген ачыклауда, үзләренең индивидуаль педагогик стилен күрсәтүдә ачык ярышы. Безнең конкурсантлар «Дәрес», «Мастер-класс», «Педагогик интервью»кебек конкурс чараларында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Ике көнлек конкурс сынаулары йомгаклары буенча муниципаль этапта җиңүче дип Аксубай 2 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Горбунов Геннадий Валерьевич танылды. Призерлар: 2 урын – Золина Ирина Викторовна, Түбән Баланда төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, 3 урын-Гомәрова Ландыш Габделгаз кызы, Аксубай 3 нче урта мәктәбенең музыка укытучысы. Иске Савруш төп гомуми белем бирү мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Захарова Валентина Валентиновна һәм Яңа Дума төп гомуми белем бирү мәктәбе инглиз теле укытучысы Шәрифуллина Лилия Рафиковна конкурс лауреатлары булдылар. «Педагогик дебют» номинациясендә Иске Ибрай урта мәктәбе математика укытучысы Шәрифуллин Айрат Сабирҗан улы җиңүче булды, 2 нче урынны Иске Илдерәк урта мәктәбе математика укытучысы Шустова Надежда Анатольевна алды. Горбунов Геннадий Валерьевич һәм Шәрифуллин Айрат Сабирҗан улы 2026 елның 27 - 28 гыйнвары Чирмешән районында узачак конкурсның зона этабында Аксубай районыннан чыгыш ясаячаклар. Аларга уңышлар һәм җиңү телик!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International