Аксубай районында чыршыларны законсыз кисүдән саклыйлар.

2025 елның 26 декабре, җомга
  2025 елның 15 декабреннән 31 декабренә кадәр Аксубай урманчылыгы территориясендә ведомствоара «Чыршы»оператив-профилактик чарасы дәвам итә.               Операция кысаларында мобиль төркемнәр формалаштырылды. Алар составында кишәрлек урманчылары, Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре эшли. Алар яшь ылыслы агачлар үскән урман кишәрлекләрен йөреп чыгалар. Әлеге чара ылыслы агачларны әзерләүгә, транспортировкалауга һәм сатуга бәйле хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында үткәрелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International