2025 елның 26 декабрендә Аксубай мәдәният йортында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен район Башлыгы чыршысы узды.
2025 елның 26 декабре, җомга
Җитәкче Миңгулов Алмаз Минвазыхович балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлады. Барсына да сәламәтлек, укуда уңышлар һәм Яңа елда күп шатлык теләде.
Балалар рәхәтләнеп Яңа ел тамашасы карадылар, Кыш бабай, Кар кызы белән фотога төштеләр. Балалар «РИТЭК» ААҖ нефть компаниясеннән баллы пакет алдылар.