Яңа ел алдыннан район мәдәният йортында Аксубай районы Башлыгының традицион Яңа ел чыршысы узды.

2025 елның 27 декабре, шимбә
  Әлеге тантаналы чарага районыбызның горурлыгы булган укучылар: уку отличниклары, олимпиадаларда җиңүчеләр, иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышында актив катнашучы мәктәп укучылары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары чакырылган иде. Яшь кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән район башлыгы Алмаз Мингулов котлады, аларга яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм киләсе елда шатлык теләде. Барлык катнашучылар өчен балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты артистлары көче белән Яңа ел тамашасы әзерләнде. Кыш бабай белән Кар кызы, тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итеп, залда чын-чынлап тылсымлы бәйрәм атмосферасы тудырдылар. Бәйрәм азагында һәр балага татлы Яңа ел бүләге тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International