Ашыгыч кисәтү.

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе
  Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 ел 29 декабрь 18.00 сәгатьтән 30 декабрь 08.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 29 декабрь кичендә, 30 декабрь төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. .Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп кору, узып китүләрдән, алга җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тукталудан тыелырга :  тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга , шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулар, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Кинәт тутаудан сакланырга :  кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып,  сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирү мөһим. Мөмкин булганча  табигатьтә озак сәфәрләрдән тыелыгыз. Машина йөртүчеләргә: 1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга; 2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә; 3. Кинәт тукталдан тыелырга, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк; 4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.; 5. Бөтен оптика эш халәтендә булырга тиеш; 6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, чат һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә. Җәяүлеләргә киңәш ителә: 1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булу; 2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, күз күреме җитәрлек булмау һәм юл өслеге тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга; 3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга; 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә; 5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә; 6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International