Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы — 2025»республика конкурсына йомгак ясалды.

2025 елның 30 декабре, сишәмбе
  Ярышлар ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә. Конкурста барлыгы 1423 комбайнчы катнашты, алар арасында 490 җиңүче булды. Ашлык җыю комбайннары арасында 1144 комбайнчының 190ы җиңүче булды., алар 50 мең сум күләмендә премия алды. Ә 2025 елгы урып-җыю кампаниясе барышында 200 комбайнчы югары күрсәткечләргә ирешеп 30 меңәр сум премия алган. Безнең районнан 2025нче елгы урып-җыю кампаниясе барышында республиканың югары күрсәткечләренә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү өчен конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды:: Сафиуллин Җәүдәт Салих улы Назаров Юрий Давыдович Нуртдинов Эльвир Илдар улы Сәгъдиев Шәүкәт Әхтәм улы Гафиятуллин Шәүкәт Габдрахман улы 2025 елгы урып-җыю кампаниясе барышында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү өчен конкурста сайлап алу җиңүчеләре исемлеге. Абросимов Андрей Валерьевич Тямаев Илнур Мәүлит улы Кондрашов Вячеслав Николаевич Закиров Айрат Ирек улы Фокеев Дмитрий Михайлович Закиров Айгиз Айрат улы Седов Денис Александрович Республика һәм район конкурсында җиңгән комбайнчылар барысы да «Чистай»МТК ҖЧҖеннән.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International