Хөрмәтле Аксубай районы халкы! Сезне якынлашып килүче 2026 ел белән котлыйм!

2025 елның 31 декабре, чәршәмбе
  Яңа ел - ул  күңел җылысы, өй рәхәтлеге, иң изге теләкләрне үтәүгә өмет һәм ышанычны берләштергән үзенчәлекле  гаилә бәйрәме. 2026 ел зур казанышлар, барлык билгеләнгән планнарны һәм һәрберебез өчен яңа мөмкинлекләрне гамәлгә ашыру чоры булсын. Көндәлек хезмәт, инициатива, битараф булмау һәм районыбыз тормышында актив катнашуыгыз, ярдәм һәм аңлауыгыз өчен барлык халыкка зур рәхмәтемне җиткерәм! ⁣ Яңа 2026 ел алдыннан бигрәк тә дәүләтебезнең суверенитетын яклап алгы сызыкта торган якташларыбызны котлыйсы килә. Без аларга сугышчан батырлыклары өчен рәхмәтлебез һәм тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларын түземсезлек белән көтәбез! 2026 ел һәр йортка сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, тормыш шатлыгы, тынычлык,иминлек бүләк итсен!Яңа идеяләр, мөһим вакыйгалар һәм яхшы үзгәрешләр чоры булсын!⁣ Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International