Бүген Иске Ибрай авылында туып-үскән Зәкиулла Галимҗан улы Әхмәтсафин 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә
  Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Исламов юбилярны туган як үсешенә керткән өлеше өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Котлауларга Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миңнегулов  кушылды: сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International