Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2026 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан 2026 ел 11 гыйнвар 18.00 сәгатьтән 12 гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 2026 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә томан -көндез көчле кар; күз күреме 1-2 км га начарланган буран; кар көртләре.. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Көчле буран вакытында нишләргә Бары тик бик кирәк очракларда гына бинадан чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан ерак китмәгез. Юлда туктасагыз, өзек-өзек кычкыртып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм газ белән агулануны булдырмау өчен тәрәзәне ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Әгәр көчегез бетсә, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигый бәла-казалар вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт биналарыннан урлаулар саны кискен арта. Әгәр дә көчле кар басулар шартларында сез бина эчендә бикләнгән булсагыз, тыныч кына, паникага бирелмичә, кар басулар астыннан мөстәкыйль рәвештә (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яисә торак пункт администрациясенә кар басуларның характеры һәм аларны мөстәкыйль сүтү мөмкинлеге турында хәбәр итегез. Әгәр кар көртен мөстәкыйль рәвештә җиңеп булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляция приемнигын (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез. Машина йөртүчеләргә Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга баруны планлаштыручыларга үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап, якындагы - ике тәүлеккә һава торышы фаразын төгәлләштерегез. Елның салкын вакытына күчкәндә автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигательнең һәм аккумуляторның эшен тикшерегез, ягулык запасы туплагыз, яхшы антифриз өстәгез. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмаска кирәк, чөнки сыйфатсыз ягулык усал шаярту ясарга мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз. Юлга чыгар алдыннан насос, буксирлау тросы, баллон ачкычы һәм домкрат барлыгын тикшерегез. Багажникка «кабызу»өчен чыбыклар комплектын да салырга кирәк. Мөмкинлегегез булса компакт литий батареясы нигезендә зарядлау җайланмасы алырга кирәк. Авария комплекты Авария комплектында түбәндәгеләр булырга тиеш: кәрәзле телефонга зарядкалау җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, алгы пыяладан кар һәм бозны чистарту өчен щетка, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ашау-эчү, балта һәм җыелма пычкы. «коры ягулык» төргәге, зажигалка, мини-мич һәм котелок. Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга юлның төгәлләштерелгән маршрутын һәм әйләнеп кайту вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк-бу коткару бүлекчәләренең реакция вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә, үзеңнең һәм якыннарыңның телефон номерын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү чараларын күрергә. Трассада ватылу булса Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм газ исе белән агулануны булдырмау өчен тәрәзәне ачарга кирәк. Машинаны озак тукталышта яки төн кунганда, төтен салонның ачык тәрәзәләренә эләкмәсен өчен җилгә каршы куярга . КуркынычсызлыК өчен шулай ук җил юнәлешен вакыт-вакыт тикшерергә кирәк. Шулай ук төтен торбасының боз белән капланмавын һәм аны кар капламавын күзәтү мөһим. Әгәр автомобиль ватылган икән, паникага бирелмәгез, ашыгыч оператив хезмәтләрнең бердәм номерын «101» җыйыгыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урын координаталарын тапшырыгыз. Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез. Утын җыярга тырышыгыз, алар булмаса, янучан материаллар яндырырга була. Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп кору, узып китүләрдән, алга җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тукталудан тыелырга : тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга , шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулар, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Кинәт тутаудан сакланырга : кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирү мөһим. Мөмкин булганча табигатьтә озак сәфәрләрдән тыелыгыз. Машина йөртүчеләргә: 1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга; 2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә; 3. Кинәт тукталдан тыелырга, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк; 4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.; 5. Бөтен оптика эш халәтендә булырга тиеш; 6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, чат һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә. Җәяүлеләргә киңәш ителә: 1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булу; 2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, күз күреме җитәрлек булмау һәм юл өслеге тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга; 3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга; 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә; 5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә; 6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Мөмкин булганча табигатьтә озак сәфәрләрдән тыелыгыз. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
февраль, 2026 ел
1 февральдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль һәм иминият түләүләрен индексацияләде
СФР
4
февраль, 2026 ел
Районның террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздырылды.
ПК
"Татарстанда кыш».
РДК
Рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен Туган тел (татар) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары.
Мэгариф
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз