Яңа ел бәйрәмнәре чорында 2026 елның 3-6 гыйнварында профилактика системасы субъектлары вәкилләре тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар уздырылды. Визит барышында балигъ булмаган балаларның яшәү һәм карау шартлары тикшерелде. Ата-аналар белән ата-ана бурычларын тиешенчә үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, торак гигиенасын саклау буенча аңлатмалар бирелде. Рейдлар вакытында балаларның озын бәйрәм көннәрендә һәм кышкы каникулларда ял итүенә аерым игътибар бирелде.