Искиткеч бәйрәм!

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2025 елның 29 декабрендә Аксубай бистәсенең үзәк чыршы янындагы мәйданында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен чара узды. Район башлыгы балаларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларга хәйриячедән шәп яңа ел бүләкләре тапшырды (nude STORY кием кибете директоры Камалова Алинә Әхәт кызы). Балалар зур әйлән-бәйлән уйнадылар, әкияттәге Единорог һәм Губка-Боб белән күңел ачтылар. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге «Игелек берлеге» НКО рәисе А.В. Убаковага балаларга бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәт белдерә. Барыгызны да Яңа Ел белән котлыйбыз!!! Ныклы сәламәтлек һәм тынычлык телибез!!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International