Безнең республикада балалы гаиләләргә каралган тагын бер социаль түләү - авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү:
Сез аны ала аласыз:
✅беренче бала туганда 25 яшькә кадәр - 50 000 сум күләмендә;
✅өченче һәм аннан соңгы балалар тугач, 29 яшькә җиткәнче - 100 000 сум күләмендә.
✋Бер тапкыр бирелә торган түләүне алуның мөһим шарты булып безнең республика территориясендә авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы поселокларда мөрәҗәгать итү датасына ким дигәндә өч ел даими яшәү тора.
📝Гаризаны яшәү урыныгыз бунча РЦМП бүлегенэ бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирергә мөмкин.