Эш бирүчеләрнең Бөтенроссия сораштыруын уздыру эшен оештыру турында.

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – Министрлык) ел саен тармак һәм һөнәри-квалификация кисемнәрендә кадрларга ихтыяҗ фаразын төзи, аның кысаларында эш бирүчеләрдән кадрларга перспектив ихтыяҗ турында бөтенроссия сораштыру (алга таба – сораштыру) үткәрелә. Агымдагы елда Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ платформасындагы сораштыруда республиканың 6,3 мең эш бирүчесе катнашты. 2026 елдан башлап сораштыру «Россиядә Эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада үткәреләчәк https://trudvsem.ru / алга таба-Портал). Сораштыру үткәрү вакыты - 2026 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр. Порталда теркәлү буенча инструкция

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International