Күпбалалы гаиләләрдәге балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту хакын компенсацияләүне билгеләү турында мәгълүмат.

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Күпбалалы гаиләләрдәге балаларны укыту хакының белем бирү хезмәтләре өчен факттагы түләүнең 30 проценты күләмендә компенсация һөнәри белем бирү оешмасы белән шартнамә төзегән күпбалалы гаилә составына керүче 23 яшькә кадәрге балигъ булган укучыга яисә һөнәри белем бирү оешмасы белән шартнамә төзегән күпбалалы гаилә составына керүче ата-ананың (уллыкка алучыларның) берсенә бирелә. Компенсация билгеләү өчен кирәкле документлар: -мөрәҗәгать итүченең шәхесен таныклаучы документ; -көндезге уку формасы буенча һөнәри белем бирү оешмасында түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында шартнамә; -мөрәҗәгать итүче яисә мөрәҗәгать итүченең гаилә әгъзасы тарафыннан һөнәри белем бирү оешмасында уку өчен фактта түләүне раслый торган документлар; -баланы һөнәри белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укыту фактын раслый торган документ;  -Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән очракта Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәү фактын билгеләү турында законлы көченә кергән суд карары; -мөрәҗәгать итүчегә кредит оешмасында ачылган шәхси счет реквизитлары турында белешмәләр; -вәкаләтле затлар өчен ышанычнамә; Компенсация. аны билгеләү турында Карар кабул ителгән айдан соң килүче айның 25 числосыннан да соңга калмыйча бирелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International