Яңа елдан РФ Финанс министрлыгының куәтле алкогольгә яңа минималь ваклап сату бәяләрен билгеләүче 18.12.2025 № 181н боерыгы үз көченә керә. Бу легаль булмаган базар белән көрәшкә һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен җайга салуга юнәлдерелгән үзгәреш. МРЦ-ул дәүләт тарафыннан билгеләнгән бәя, аннан түбәнрәк ваклап сату тыелган (ФЗ-171 22.11.1995 11 статьясы 5 п.). Алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешмалар өчен МРЦ түбәндәге күләмнәрдә билгеләнде: аракы-0,5 л өчен 409 сум; 3 еллык бренди, ром, кальвадос, виски -0,5 л өчен 605 сум; 3 еллык коньяк, виски -0,5 л өчен 755 сум.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә https://vk.com/gosalcogolrt һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында https://tatzpp.ru. яңалыкларны күзәтегез.