«Олимпка юл» республика олимпиадасының инглиз теле буенча йомгаклау этабы тәмамланды.

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

11-14 гыйнвар көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында Татарстаннан инглиз телен яхшы белүче яшьләр җыелды. Олимпиадада республиканың 43 муниципаль районыннан 7-11 сыйныфлардан 214 укучы катнашты. Эшләрне КФУның педагогика фәннәре докторы, профессор Диана Рөстәм кызы Сабирова җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләде. Олимпиада призерлары арасында Аксубай районыннан 2 укучы: Савгачево урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Марина Семенова (педагогы – Карпухина Надежда Васильевна) һәм Юлия Кожеманова, Иске Тимошкино урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы (педагогы – Игнатьева Любовь Ильинична).

Елдан-ел «Олимпка юл» олимпиадасы тел югарылыгын яуларга әзер булган талантлы һәм максатчан укучыларны берләштерә! Мондый масштаблы вакыйгада катнашу-белемнәрне тикшерү генә түгел, ә уникаль тәҗрибә, яңа танышулар һәм алга таба үсеш өчен мотивация дә ул. Балалар инглиз телен бик яхшы белүләрен генә түгел, иҗади фикер йөртә һәм югары конкуренция шартларында эшли белүләрен дә күрсәттеләр. Инглиз теле халыкара аралашу, фән һәм мәдәният дөньясына ишек ача. Сезнең һәрберегез-җиңүче инде, чөнки үсеш юлын сайлаган һәм катлаулы бурычлардан курыкмыйсыз!

Укучыларга ярдәм иткән укытучыларга һәм ата-аналарга аерым рәхмәт. Сезнең роль бәһасез! Барлык катнашучыларга да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, белемнәрен тирәнәйтүне дәвам итәргә һәм яңа җиңүләргә ышаныч белән барырга телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International