Ветеринария берләшмәсе коллективы белән беренче киңәшмә үткәрелде. Агымдагы елга өстенлекле бурычлар булып район территориясендә эпизоотик иминлекне саклау, эпизоотиягә каршы чараларны вакытында һәм җаваплы үткәрү , дәүләт ветеринария хезмәте алдына куйган таләпләрне һәм бурычларны үтәү кала.