Физика буенча «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары.

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Мәктәп укучыларының физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. «Олимпка юл» олимпиадасы катнашучылардан физика буенча фундаменталь белемнәрне генә түгел, стандарт булмаган фикерләү сәләтен дә таләп итә торган җитди интеллектуаль ярыш булып тора.

Аксубай мәгариф учреждениеләре укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, дүрт призлы урынга ия булды. Физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар: - Канафин Әлфис, 2 нче Аксубай урта мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы, педагог - остаз Ванюкова Светлана Александровна; Кадыйров Хәлим, Иске Ибрай урта мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы, педагог-остаз Шәрифуллин Айрат Сабирҗан улы; Узяков Максим, Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, педагог - остаз Купорова Наталья Николаевна; Гайнетдинов Артур, Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, педагог-остаз Купорова Наталья Николаевна.

Әлеге казанышлар укучыларыбыз алдында киләчәктә белем алу һәм һөнәри үсеш өчен яңа перспективалар ача. Мәгариф оешмалары җитәкчеләрен, призерларны һәм аларның остазларын ирешкән уңышлары белән котлыйбыз, аларга алга таба да җиңүләр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International