СНТ, КФХ һәм кооперативлар өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу — хәзер бары тик электрон рәвештә генә.

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Росреестры 2026 елның 1 гыйнварыннан хокукларны теркәү һәм

кадастр исәбенә документларны юридик затлар булган крестьян (фермер)

хуҗалыклары, шулай ук коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек

ширкәтләре, гараж кооперативлары, торак һәм торак-төзелеш кооперативлары,

милекчеләр ширкәтләре мәҗбүри рәвештә электрон рәвештә тапшырырга

тиешлеге турында хәбәр итә.

Әлеге үзгәрешләр күчемсез милеккә хокукларны теркәү процессын җиңеләйтү һәм

тизләтүгә юнәлдерелгән Росреестр хезмәтләрен эзлекле цифрлаштыруның бер

өлеше булып тора. Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 мартыннан бу норма

юридик затлар өчен, төзүчеләр һәм кредит оешмаларын да кертеп, гамәлдә.

"Электрон документ әйләнешенә күчү-Росреестр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрә

торган тагын бер адым, хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу вакытын

сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, цифрлаштыру-уңайлылык

кына түгел, куркынычсызлык та. Электрон документлар ялганнан саклана, ә

аларны эшкәртү процессы үтә күренмәле һәм тизрәк бара", - дип билгеләп үтте

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International