Ярыш авыл өчен мөһим вакыйга һәм 2025 елда мәдәният учагы башкарган зур
эшнең якты нәтиҗәсе булды.
Җәй көне авыл клубы коллективы грант заявкасы әзерләгән, һәм 1 сентябрьдә үк
Кече Сунчеле авыл клубының Тимченко фонды конкурсында җиңүчеләр рәтенә
керүе билгеле булды. Россия шахмат Федерациясе белән берлектә Тимченко
Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Игелекле спорт» гранты ярдәмендә
авыл клубында «Дуслар клубы»ачылды. Яңа проект балалар һәм яшүсмерләр
арасында шахмат уенын үстерүгә, шулай ук халыкны интеллектуаль спорт аша
берләштерүгә юнәлдерелгән.
Раштуа турниры клубның беренче зур чарасы булды. Ярышларда утыздан артык
шахматчы катнашты.