«Мечта " приютында тәрбияләнүчеләр ГТО комплексы нормативларын тапшырды.

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында

тәрбияләнүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер»ГТО комплексы нормативларын

уңышлы тапшырды. Балалар төрле сынауларда, озынлыкка сикерүдә, шулай ук

сыгылмалылык һәм чыдамлык тестларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Мондый

спорт чаралары балаларга көч, чыдамлык һәм үз-үзләренә ышаныч үстерергә

ярдәм итә, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше һәм команда рухы формалаштыра.

Даими тренировкалар һәм педагоглар ярдәме белән тәрбияләнүчеләр куелган

максатларга ышаныч белән ирешәләр һәм мөһим шәхес сыйфатларын үстерәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International