Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге гриппны профилактикалау чаралары турында искә төшерә.

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Грипп-вируслар китереп чыгарган кискен респиратор инфекция, ул төрле яшьтәге кешеләр өчен куркыныч. Авыруның авыр бару куркынычы аеруча зур: -65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм 2 яшькә кадәрге балалар. -Йөкле хатын-кызлар. -Хроник авырулар (йөрәк, үпкә, бөер, диабет, симерү һ.б.) булган кешеләр. Специфик булмаган профилактика инфекция йоктыруны булдырмауга юнәлдерелгән һәм организмның үз саклану көчләрен ныгыту һәм вирус йоктыру юлларын өзү чараларын үз эченә ала.

Саклануның төп чаралары:

1 Борын- тын юлларының дөрес гигиенасы (ирригация-элиминация терапиясе) Авыруларның сезонлы күтәрелеше чорында даими рәвештә изотоник тоз эремәләре белән борыныгызны юыгыз. Бу вирус һәм бактерияләрдән лайланы чистартырга, аның табигый яклау функциясен ныгытырга ярдәм итә.

2 Медицина битлекләрен дөрес куллану

Битлек-әгәр сез авырган булсагыз, башкаларны йоктырмас өчен һәм авыруны караган вакытта яки кешеләр күп җыелган урыннарда йоктыру куркынычын киметү өчен нәтиҗәле чара. Битлек кию кагыйдәләре: Битлек авызны, борынны һәм иякне тыгыз итеп капларга тиеш. Төсле ягын (әгәр булса) тышка, Ак ягын биткә урнаштырыгыз. Битлекне бер тапкыр 2-3 сәгатьтән дә артык кулланмыйлар яки ул дымланганчы кулланалар. Беркетелгән битлеккә кулыгыз белән кагылмагыз. Әгәр кагылсагыз-кичекмәстән кулларыгызны юыгыз яки антисептик белән эшкәртегез. Битлекне резинкаларга (бәйләвечләргә) тотынып, аның алгы өлешенә кагылмыйча гына алыштырыгыз һәм салыгыз. Утильләштерү: өйдә кулланылган битлекне аерым пакетка салыгыз һәм гомуми көнкүреш чүп-чарлары белән ташлагыз.

3 Иммунитетны ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвеше Витаминнарга һәм микроэлементларга (яшелчәләр, җиләк-җимешләр) бай баланслы туклану ярдәмендә организмның каршылык күрсәтүчәнлеген саклагыз. Кирәк булганда һәм табиб белән киңәшләшкәннән соң витамин-минераль комплекслар кабул итәргә мөмкин. Көн режимын саклагыз, йокыга һәм физик активлыкка вакыт бүлеп куегыз. Бүлмәләрне ешрак җилләтегез һәм дымлап җыештырыгыз.

4 Гомуми гигиена кагыйдәләре

Кулларыгызны еш һәм яхшылап сабын белән юыгыз, бигрәк тә урамнан кайткач, ашар алдыннан. Респиратор авыру билгеләре булган (йөткерү, төчкерү) кешеләр белән якын аралашудан сакланыгыз. Еш кагыла торган өслекләрне (гаджетлар, ишек тоткалары, өстәлләр) даими дезинфекцияләгез. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авызыгызны һәм борыныгызны тастымал яки терсәгегезне бөкләп каплагыз. Исегездә тотыгыз: грипп симптомнары (югары температура, баш авырту, тән авырту, йөткерү) барлыкка килсә, өйдә калыгыз һәм кичекмәстән табиб чакырыгыз! Үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Бу тәкъдимнәрне үтәү сезгә һәм якыннарыгызга салкын тию чорында сәламәтлекне сакларга ярдәм итәчәк. Үзегезне саклагыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International