2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча пилот проектында катнашучылар арасына керде

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында Татарстан белән беррәттән программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия, Чувашия Республикасы һәм Краснодар крае да катнаша. Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр “инвалид бала” категориясе  билгеләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп инструменты - электрон сертификат. Аның акчасын сайланган оешмада 21 көнлек төп тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел, баланың үзе һәм аны озатып йөрүче кешенең яшәү һәм туклану чыгымнарын каплауга да юнәлдерергә мөмкин. Электрон сертификат проактив режимда формалаша, Фондның территориаль органы аны медик-социаль экспертиза учреждениесеннән (МСЭ) алынган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә, аерым гариза бирү зарурлыгыннан башка рәсмиләштерә. Медик-социаль экспертиза учреждениеләре белгечләре баланың комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗлыгын ачыклый, максатчан тернәкләндерү төркемен билгели һәм ата-аналарына җентекле мәгълүмат бирә. Баланың законлы вәкилләренә гаилә яши торган төбәктәге һәм федераль үзәкләрдәге тернәкләндерү оешмасын сайлау механизмын аңлаталар –шулай ук алар күрсәтә торган хезмәтләрнең исемлеге, электрон сертификатны куллану курслары һәм кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International